Арчаның агросәнәгать көллиятендә ачык ишекләр көне булды
Очрашуга район мәктәпләреннән 9 сыйныф укучылары килде.
Арча аграр - сәнәгать һөнәр көллиятендә "Ачык ишекләр көне", булды. Булачак абитуриентларга көллият белән танышу, укытучыларга һәм бүгенге студентларга сораулар бирү генә түгел, ә кайсы һөнәрне сайлауны билгеләү өчен уку йортының мохитын тою мөмкинлеге дә булды. Әлеге чараны уздыру алдыннан көллият укытучылары һәм хезмәткәрләре укучыларга көллият турында мәгълүмат җиткерү максатыннан мәктәпләргә алдан барып һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып бардылар. Кунакларны сәламләү сүзе белән көллият директоры Дәүләтбаев Зөлфәт мөрәҗәгать итте.
Аннары укучылар алдында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Камаева Алия чыгыш ясады.
Тантаналы өлештән соң укучылар уку остаханәләре белән таныштылар, мастер-классларда һәм тулай торакта булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев