erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары “Алгарыш” яшьләр үзәге белән танышты

Арчаның алтынчы мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучылары “Алгарыш” яшьләр үзәгендә булып, үзләренең буш вакытларын файдалы итеп уздыру мөмкинлекләре белән танышты.

Мәктәптән тыш тәрбия эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе буларак, укучыларны иҗади һәм социаль мохиткә җәлеп итү бүген аеруча әһәмиятле. Шушы максаттан чыгып, Арчаның алтынчы мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучылары “Алгарыш” яшьләр үзәге белән танышты.

Очрашу барышында укучылар өчен үзәк буенча экскурсия үткәрелде. Балалар биредәге мөмкинлекләр белән танышты: төрле түгәрәкләр, иҗат өчен махсус мәйданчыклар, аралашу һәм ял итү зоналары турында мәгълүмат алдылар.

Чараның икенче өлеше практик эшчәнлеккә багышланды. Укучылар өчен мини-кино күрсәтү оештырылды. Шулай ук төрле уеннар үткәрелде.

Чара ахырында укучылар “Алгарыш” яшьләр үзәге коллективына җылы кабул итүләре һәм файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге тудырулары өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый очрашулар яшь буынның социаль активлыгын арттыруда һәм мәдәни мохиткә тартуда мөһим роль уйный.

“Улымның хис-кичерешләрен әйтеп бетерерлек түгел, экскурсия аңа бик ошаган”, – дип социаль челтәрләрдә үз фикере белән уртаклаша Зилә Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев