erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның җиденче балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Хәсәнова: «Бала өч яшькә кадәр сөйләшә алмаса, куркырга кирәк»

“Хәзер балалар икенче. Әти-әниләре өф-өф итеп кенә тора. Сайлау мөмкинлеге, ирек бирергә кирәк. Ә алар кечкенәдән телефонда“.

Арчаның җиденче балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Хәсәнова белән сүз аның үзе турында гына түгел, әнә шулай балаларга мөнәсәбәт, аларны тәрбияләүдә әти-әниләрнең роле турында да барды.
Алинә Хәсәнова быел “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашты. Район этабында беренче урынны яулады, зонада уңышлы чыгыш ясады, республика этабына чыгарга да биш балл гына җитмәгән булып чыкты. Әмма бөтен республикадан килгән 83 кеше арасында шундый уңыш казану – Алинә кебек яшь кеше өчен зур дәрәҗә инде ул.
– 2020 елда бәйгедә катнашырга тәкъдим килгән иде инде. Тик авырып киттем. 2022 елда яңадан мине җибәрделәр. Урын да көтмәдем, катнашсам, тагын биш ел миңа кагылмаячаклар, дип бардым. Бездән тагын бер тәрбияче катнашты. Ул өченче, мин беренче булдым. Йөзгә кызыллык та китерәсе килми бит, әзерләндем инде. Теоретик өлешендә сөйләмне үстерү ысуллары турында сөйләдем. Практик өлешендә балалар белән эшләргә кирәк иде. Ел фасыллары белән бәйле теманы алдым. Зур китап ясадым. Шуңа нигезләнеп балалар белән һәр ел фасылына тукталдык. Төрле экспериментлар үткәрдем. Кагыйдәләрен аңлатып, теш щеткалары белән чыршы рәсеме ясадык, пазллар төзедек һәм башкалар. Таныш түгел балалар белән авыррак булды. Әмма уртак тел таптык. Аларга ошады, мин югары баллар җыйдым, – диде Алинә.

Алинә Хәсәнова Арча кызы. Гаиләдә ике бала үскән. Кыз кечкенәдән Арчаның 10нчы балалар бакчасына йөргән. Менә шунда тәрбияче һөнәренә гашыйк булган ул. Дөресрәге, тәрбиячесе Гөлнара Бариевнага. “Ул кечкенәдән үк миндә балаларга мәхәббәт уятты. Һәрберебезгә шәхси якын килә иде. Хәтта орыша да белергә кирәк икәнлегенә дә аннан төшендем. Бишенче гимназияне тәмамлаганнан соң (анда мин ике ел укыдым), Федераль университетның педагогика һәм психология институтына укырга кердем. Шушы һөнәрләрне үзләштереп чыктым. Һөнәрем буенча мин балалар йортларында, балаларны тернәкләндерү үзәгендә эшләргә тиеш идем. Практикадан соң бу юнәлештә китә алмаячагымны, минем өчен авыр булуын аңладым. Икенче мәктәпкә секретарь булып урнаштым. Директор психолог булырга тәкъдим ясады. “Юк, мин тәрбияче булырга телим”, – дип бу тәкъдимне кабул итмәдем. Әни шунда этәргеч тә бирде: “Мин кеше баласын ярата алмыйм. Синдә бар ул ярату”, – диде. Түбән Мәтәскәдә балалар бакчасында бер ел эшләдем, аннан җиденче балалар бакчасы ачылды һәм шунда килдем. Башта авыр иде. 24 бала. Кече төркем. Өйрәнеп киттем. Һөнәремне яратам. Балаларны да үз итәм. Сентябрьдән өлкән төркемгә керәбез инде. Бергә-бергә шул көнгә килеп җиттек, – диде Алинә Хәсәнова. – Хәзер балалар бөтенләй икенче. Хәтерлим әле, без абый белән чыгып китә идек. Өйдәгеләр белми дә кала. Хәзер алай түгел. Мөстәкыйльлек юк. Ник сөйләшми, сүзләре дөрес чыкмый, диләр. Аның өчен шөгыльләнергә кирәк. Телефон бирәләр дә, тавыштынсыз утыра бала. Әти-әнигә тыныч. Алай булмый ул. Төркемдә бер бала бар. Хәрефләр таный, саннарны белә. Телефонда иртән, кич өчәр минут кына утыра, ди әнисе. Өч яшькә кадәр сөйләшә алмаса, куркырга кирәк. Ә сәбәбе – телефон, телевизор. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай фикерләре белән дә уртаклашты Алинә. Үзе әле кияүдә түгел. Егете бар. Киләсе елга өйләнешүләре дә ихтимал. Анысын бөтен дөньяга сер итеп кенә әйтәм. Бала яраткан кешедән яхшы хатын, искиткеч әни чыгачак. Иманым камил.
– Кыш яратам мин. Салкынны, чиста, тузансыз һаваны. Җәйне яратмыйм. Тынычлык кирәк миңа. Атнага бер көн булса да телефонны өйдә калдырып, урамга чыгып китәм һәм берүзем, беркем белән сөйләшмичә бер-ике сәгать йөреп кайтам. Шуннан үземә рәхәтлек алам, башлар ачылып китә, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X