erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның күп профильле Г.Курсави ис. лицейда Белем бәйрәме

Матур бәйрәм булды.

Арчаның күп профильле Г.Курсави ис. лицей бакчасында бик матур тантана булды. 1 сентябрь – Белем көнен билгеләп үттеләр. Башта иртәнге сәгать 8дә классларга җыелдылар. Аннан сәгать 9га бакчага тантананга чыктылар. Ә автобус йөрү расписаниесе алдан әти-әниләргә җиткерелде. Иртәнге сәгать 7 тулганда мәктәп автобусы Арча үзәгендә балаларны көтеп тора иде инде.  Аннан автобус район хастаханәсенә таба юнәлә... Менә шулай балаларны туплап, лицейга кайта.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. “Мондый яхшы, заманча шартлар тудырылган лицей районда гына түгел, республикада да. берничә генә”, - дип сөйләде ул. Лицейда быел 517 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 56 бала укырга кергән. Өч сыйныф. Матур итеп укытучылары белән мәйданга чыктылар, биеделәр.

Лицей директоры Максим Ильясов укытучыларга, балаларга уңышлар теләде. Яңа уку елында балаларга исән-сау булып тырышып укырга, ә укытучыларга балаларда укуга кызыксыну уятып, илебезгә лаеклы егетләр һәм кызлар тәрбияләргә насыйп булсын!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре