Алар территорияне коры үләннәрдән арындырды, асфальтны себерде, юлбуйларын чистартты
Бүген Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее укытучылары һәм укучылары да өмәгә кушылды.
“5–7 сыйныф укучылары лицей территориясен җыештырды: коры үләннәрне чистартты, асфальт фәм брусчатканы себерде. Ә 8–11 сыйныф укучылары Балтач борылышыннан Күпербаш авылына кадәр юлның ике ягында булган чүпләрне җыеп чыкты”, – диде лицей директоры Максим Ильясов.
Чисталык үзебездән башлана. Лицей коллективы район халкын үз йортлары тирәсендә дә чисталык сакларга һәм чүпләмәскә чакыра.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев