erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның Мәрхәмәтлек үзәгендә «Кояшкай» ансамбле оешты

Ансамбль үзәкнең көндезге бүлегенә йөрүче сәламәтлекләре чикле кешеләрне берләштерә һәм 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан уздырылучы бәйгедә откан грант ярдәмендә оешкан.

Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бик матур, шул ук вакытта үзенчәлекле дә концерт узды. Аны шушы үзәкнең көндезге бүлегендә шөгыльләнүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр әниләренә бәйрәм бүләге буларак әзерләде. Язмышка үпкәләмичә, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тормыштан ямь табып, елмаеп яшәүче бу кешеләр чын мәгънәсендә соклану уятты. Җырлап-биеп, уеннарда актив катнашып, алар әниләренә искиткеч бәйрәм бүләк итте. 
Концертның тагын бер үзенчәлеге – ул “Кояшкай” милли музыкаль уен кораллары ансамбле оешканнан соң үзәктә шөгыльләнүчеләрнең беренче концерты. Исеме җисеменә туры килеп тора торган ансамбль 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан уздырылучы бәйгедә “Бирәзә нуры” мәчете белән берлектә катнашып, откан грант ярдәмендә оешкан. 
“Ансамбль узган елның ноябрь аенда оешты, – ди Мәрхәмәтлек үзәгенең социаль тернәкләндерү буенча белгече Гөлфия Хафизова. – Без аны “Кояшкай” дип атадык. Грант акчасына синтезатор, сыбызгылар алдык. Ансамбльгә йөрүчеләр белән Венера Закирова шөгыльләнә. Атнага ике тапкыр шөгыльләнәләр. Татарча, русча җырлар өйрәнәләр. Сәләтләрен күрсәтү, тамашачы алдында чыгыш ясарга өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Алар һәр чыгышка зур тырышлык һәм ихласлык белән әзерләнә. Бүген әниләргә матур концерт бүләк иттеләр, мондый концертлар әле киләчәктә дә булыр. Ансамбльнең әле барысы да алда”. 
Грант ярдәме белән үзәктә шулай ук ротанг белән үрү буенча остаханәләр һәм кечкенә типография эшли башлаган. Киләчәктә аларда  шөгыльләнүчеләр үз эшләнмәләлреннән күргәзмә дә оештырырга уйлый. 
Гөлнара Низамиеваның көндезге бүлеккә кызы Азалия йөри. 
“Кызыбыз бик яратып, теләп йөри, – ди ул. – Без башта мондый бүлек барлыгын белмәдек. Бу бүлек эшчәнлеге турында китапханәгә бәйрәмгә чакыргач белдек. Мәктәп бетергәннән соң өйдә утырып арыды. Ә монда ул яңа дуслар тапты, бергә аралашалар, төрле шөгыльләргә өйрәнәләр. Бәйрәмнәр, концертлар оештырып торалар. Биредә нәкъ өйдәге мохит хөкем сөрә. Барысы да ачыклар, җайлы итеп сөйләшәләр. Без бик канәгать”. 
“Минем үзәккә улым Ильмир йөри, – ди Гөлнара Низамиева (ике әнинең дә исем-фамилияләре бертөрле). – Бу үзәк эшчәнлеге турында апам белеп алды, ул тәкъдим итте. Йөри башлаганга бер дә үкенмибез. Монда улымн яңа дуслар тапты. Бәйләүгә кәдәр өйрәттеләр. Аңарчы андый эш эшләгәне юк иде. Нәрсә генә бәйләмәде – мәш килдек! Бр-берсеннән күреп тә өйрәнәләр. Мәсәлән, Тимур алмаз мозаикасы белән мавыга. Аннан күреп, башкалар да кызыгып китте. Тактага яндырып та рәсемнәр ясый башладылар. Иң мөһиме – биредә аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтәләр. Төрле бәйгеләрдә катнашып торабыз, республика бәйгеләрендә дә дипломнарыбыз бар. Бәйрәмнәрдә иганәчеләр ярдәме белән бүләкләр дә биреп торалар. Үзәктә эшләүчеләргә бик зур рәхмәт”. 

​​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев