erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның мәшгульлек үзәгендә хезмәт ярминкәсе булды

Эш бар. Эшләүчеләр кирәк.

23 июньдә хезмәт ярминкәсе үткәрелде. Кеше шактый килгән иде. Хатын-кызлар да, ир-атлар да. Эш тәкьдим итүче оешма вәкилләре 10 иде. Алар: район хәрби комиссариаты, АСПК, "Татавтодор" Арча филиалы, "АкБарс"агрокомплексы, Арча сөт комбинаты, "Айракс" ширкәте, шәхси эшмәкәр Гарифҗанов Р.И. (КСМ), ТЭК" Фор Ваг" ширкәте, Юл сервисы, ЦСОН "Милосердие". Хезмәт ярминкәсе иртәнге сәгать 9дан башланды. Механизаторлар, шоферлар, кухня хезмәткәрләре, юл эшчеләре, бухгалтерлар, бала караучылар һ.б. һөнәр ияләре кирәк. Эш юк дип зарланабыз, эш бар, хәзер сайлау мөмкинлеге зур, акчалырак эшне эзлибез. Шулаймы? Бүген эш тәкьдим итүчеләр хезмәт хакы белән дә кызыктырдылар. Мәсәлән, "Татавтодор" Арча филиалына кухня хезмәткзрләре кирәк. Табак-савыт юуучыларның хезмәт хакы 23 мең сумнан артыграк. Атнага бер көн ял. Ә нишләп әле бу акчага эшләмәскә?! Яшь пенсионерларга бигрәк тә әйбәт. Пенсионерларны алабыз, диделәр. Бу предприятиегә шоферлар да кирәк. Ә менә АСПКга кирпеч өеп торучылар кирәк. 18 яшьтән алалар. Хәрби комиссариат контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Кыскасы, эш бар. Моның өчен район мәшгульлек үзәге (җитәкчесе Гөлфия Гыйбәдуллина)  белән элемтәгә керергә кирәк. Аларда кешене хезмәтле итү буенча  төрле юллар бар. Алар төрле һөнәрләргә укыта да. Мәсәлән, чәч, тырнак матурлаучылар, массаж ясаучылар һ.б. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

23 июня в Арском центре занятости населения  проводился федеральный этап Всероссийской ярмарки вакансий. 
Соискатели встретились с представителями кадровых служб данных предприятий: ООО « Агрокомплекс Ак Барс", ООО "Арча" Арский молочный комбинат, Арский филиал ОАО" Татавтодор", ООО ТД Айракс, ИП Гарифзянов Р. И.(КСМ), ООО "ТЭК" ФорВаг", ЦСОН "Милосердие", АО АСПК, ООО Дорожный сервис, военного комиссариата по Арскому и Атнинскому районам. 
Смогли узнать об уровне оплаты труда и социальных гарантиях, а также прошли собеседования с работодателями, узнали о возможности прохождения бесплатного переобучения по национальному проекту «Демография», трудоустройстве несовершеннолетних в летний каникулярный период. А так же посетители получили консультации специалистов службы занятости. 
Подробности по телефону: 88436631733
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре