Арчаның милли аяк киемнәре фабрикасы ветераннары белән очрашу
Дулкынландыргыч очрашу.
Казан арты тарих-этнография музеенда 21 гасыр башында ябылган Арчаның милли аяк кименәре фабрикасында эшләгән ветераннар белән очрашу булды. Очрашуга фабриканың элекке директорлары Мәсхүт Хәкимов, Илдус Гайнетдинов та килгән иде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, фабрикада кадрлар бүлегендә эшләгән Алсу Зыятдинова, музей хезмәткәрләре бергәләп очрашуны оештырганнар. Күңелле һәм дулкынландыргыч очрашу булды ул. Кичәне Казан арты тарих-этнография музееның тарих бүлеге мөдире Ленар Гөбәйдуллин алып барды. Очрашу Арча милли аяк киемнәре фабрикасы турында төшерелгән фильмны күрсәтү белән башланып китте. Бар да тын калып, фильмны, үзләренең фабрикада эшләгән яшь чакларын карады. Чыгыш ясаучылар үзләренең фабрикада эшләгән еллары турында сөйләделәр. Бар да кире кайтарасы иде милли аяк киемнәре эшләүче фабриканы дип сөйләделәр. Заманында 1500 кешене эшле иткән бит ул! Очрашуга килгән таныш йөзләрне күргәч, исем китте – бар да заманында фабрикада эшләгән! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев