erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ничек яши?

Җәен Казансу паркы күлендә суга бата язган хатын-кызның хәлен гел сорашып тордым. Узган елның 8 июлендә су коенганда бата язган әлеге хатын-кызны минем күз алдымда коткардылар

Башта үлгән дип белделәр. Тиз арада төшеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы беренче ярдәмне күрсәтеп, район үзәк хастаханәсенә алып менеп китте. Реанимациягә салдылар. Хәле авыр, диделәр. Аннан аны санавиация белән Казанның республика клиникасына алып киттеләр. Хәле яхшыра төшкәч, Арча хастаханәсенә кайтаралар. 

Әнисе үлгән, Арчада квартирда абыйсының улы белән яшәгән, монда башка беркеме юк, дигән хәбәр дә килеп иреште безгә. Бүген исән-саумы, кайда ул?
Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып чыкты ул. Интернат җитәкчесе Рәисә Хөснетдинова: “Бер килеп китегез әле, ярдәм итүче иганәчеләр турында яздырасым килә”, – дип, дәшкән иде. Менә җае да чыкты. 

Таныштык. Әлеге хатын-кыз Алевтина исемле. Коляскада. Узган ел октябрьдә 40 яшь тулган. Сөйләшеп утырдык. Медицина белгечләренә рәхмәт. Хәле чиктән тыш авыр пациентка тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, бер айдан соң да өенә кайтарып җибәрмәгәннәр. Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына урнаштырганнар. Өлкәннәр йорты директоры Рәисә Хөснетдинова: “Безгә килгәндә авыр хәлдә иде, – дип сөйләде. – Узган елның 12 августыннан ул бездә. Хәзер хәле әйбәтләнде. Аягында басып тора, йөри дә. Сөйләшә, башкалар белән  аралаша”. 

Өлкәннәр йортында яшәүчеләр яңа ел алдыннан Казандагы бер интернет-кибеткә Кыш бабайга теләкләрен әйтеп, хат язалар. Бу матур бер гадәткә әйләнгән. Әлеге интернет-кибет биредә яшәүчеләрнең теләкләрен үтәргә тырыша. Алевтинаның да яңа ел теләге тормышка аша. Искиткеч матур костюмлы була ул! Өр-яңа, заманча, кыйммәтле костюмны күргәч, шатлыгы эченә сыймый. Куана-куана киеп тә куя. Сөенеп-яратып кияргә язсын!

Әнә, 84 яшьлек ветеран Людмила Семеновна зәңгәрсу мамык челтәр шәлъяулыгын бөркәнгән. Йөзенә бик килешә. “Сезгә бу шәлъяулыкны кем бирде әле?” – дип сорады директор Рәисә Рәкыйповна. “Кыш бабай!” – дип елмайды Людмила Семеновна. Танышып киттек.  Мариуполь шәһәреннән. “Мин монда оҗмахта яшим, – дип сөйләде ул. – Улым сугышка кадәр авыртып үлеп китте. Башка балаларым юк. Арчага килгәндә күзләрем дә юньләп күрми, колагым да рәтләп ишетми иде. Хәзер хәлем яхшырды. Алланың рәхмәте яусын, дәваладылар. Минем монда икенче тормышым башланды. Узган елның июнендә урнаштырган иделәр. Мондагы табигатьне яратам. Кышы нинди рәхәт. Әнием дә, әтием дә Россиядән минем. Ә үзем  Мариупольдә туганмын. Монда бер чыршылар арасына чыгып керсәм дә, урманда йөргәндәй рәхәт хис итәм үземне...”. Ветеранның яңа ел теләге кабул булган. Челтәр мамык шәлен ярата. Биредә яшәүчеләрне куандырганнары өчен иганәчеләргә рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәисә Хөснетдинованың интернат белән җитәкчелек итә башлавына икенче ел китте. “Безнең интернат дәүләт учреждениесе, – дип сөйләде ул. – Бюджет безнең алай зур түгел, шуңа да без иганәчеләр ярдәменә бик шат. Камиллекнең чиге юк. Тагын да яхшы булсын дип тырышабыз. 2022 ел азагында без оешмаларга хатлар юлладык, кем ничек ярдәм итә ала. Һәм район башлыгы Илшат Нуриев катнашында 20ләп оешма җитәкчесе белән интернатта түгәрәк өстәл оештырдык. Бергәләп бинаны, биредәге тормышны карап чыктык. Интернатны тагын да уңайлырак, матуррак итү турында сөйләштек. Кайсы оешма ничек ярдәм итә ала? Алга безнең ризык әзерләү блогын уңайлату, матурлау һәм бәдрәфләрне рәтләү мәсьәләсе килеп басты. Иң беренчеләрдән булып “Игенче” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Нәсимә Хатыйбуллина ярдәм кулы сузды. Ул хәтта вакыт-вакыт үзе безгә килеп сорый: нинди ярдәм кирәк дип. Икенче катта  коридордагы ял итү почмагындагы зур диванны өр-яңадан рәтләп, тышлатып куйдык. Урам якта керү ишеге янындагы яңа ел бизәкләренә игътибар иткәнсездер. Металл каркастан Кыш бабай, Кар кызын, музыка кораллары белән Кармалайлар эшләтеп куйдык”.
Ул Кармалайлар, Кыш бабай, Кар кызы кичен җем-җем утлар белән бигрәк тә матур күренәләр.

Агач материалыннан ясап куйган саунаны күрсәгез иде! Кызыгып карау гына түгел, рәхәтләнеп хуш исле минлекләр белән парланып утырасы, чабынасы килеп китә. “Арча урман хуҗалыгы” ширкәте (җитәкчесе Нияз Сәлахов) осталары эше.
Хәтта бер оешма берсе-берсе 10 мең сумнан артык бәядәге уңайлы 49 матрас бүләк иткән! Ул матрасларны складка куйдыгызмы, әллә караватларга җәйдегезме, дип сорыйм. “Караватларга урнаштырдык, – диде Рәисә Рәкыйповна. – И-и, сөенгәннәрен күрсәгез сез биредә яшәүчеләрнең!”.
Монда эшләп чыккан берәү әйткән иде аны, Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында әйбәт, ап-ак җәймәләр анда, дип. Бүлмәләргә кереп, биредә яшәүчеләрнең хәлләрен белеп чыктык. Кайбер бүлмәләрдә әле яңа ел рухы сизелеп тора. Яңа елга бизәлгән бүлмәләр арасында ярыш та оештырганнар. Кем бүлмәсен матуррак бизи?  Люция Мансуровна белән Валентина Михайловна бүлмәне бигрәк тә матур бизәгәннәр. Аларга тәмле чәй белән конфет бүләк иткәннәр. 

Бәдрәфләр дә заманча һәм уңайлы итеп төзекләндерелгән. Бер бәдрәф бүлмәсе 100 мең сумга төшкән. Алар унлап җыела. 
Директор Рәисә Рәкыйповна бик рәхмәтле булып булышкан оешмаларның исемнәрен санап чыкты: “Игенче” агрофирмасы” ширкәте (генераль директоры Нәсимә Хатыйбуллина), “Арча АТПсы” (җитәкчесе Рүзәл Гәрәев), “Татстройинвест” (Рәмис Сәгыйтьҗанов), “Арча элеваторы” (Ләйсән Әһлиуллина), “Җилкомбытсервис” (Альберт Хәкимов), “Тайд-фойл” (Айдар Закиров), Кукмара киез итек комбинаты (Ләлә Шәрипова), “Курса МТСы” (Рәүф Гыйләҗетдинов), “Яңарыш” агрофирмасы” (Илгизәр Садыйков), Арчаның чәчәк кибетләре һ.б. Барысын да санап бетереп булмый. Исемнәрен күрмәсәләр үпкәләмәсләр. Кылган гамәлләрне Аллаһы Тәгалә күреп тора. Ризыклата да сәдакалар китерүчеләр бар. Ризыкның сертификаты булырга тиеш.

Район ветераннар советы (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) еш була монда. Әле менә яңа гына концерт төркеме белән килеп киттеләр. Айван авылы мәдәният йорты үзешчәннәре, район җырчылары Расих Галимҗанов, Дамир Шакиров һәм интернатта яшәүчеләр дә татар һәм рус телендә менә дигән концерт куйдылар. Җырладылар, шигырьләр укыдылар, табышмакларга кадәр чиштеләр. Биредә яшәүче профессиональ музыкант үзенең шәхси синтезаторында уйнады. Бик яратып, уйланып тыңладылар. Иганәчеләр аңа синтезатор, колонка һәм микрофон бүләк иткән. Бергә-бергә бик күңелле булды. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова да килгән иде. Чәршәмбе көнне якташыбыз, Татарстан Республикасы халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина  кайтты. Җылы очрашу булды.
Менә шулай яшәп ята Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты. Үзенчә тормыш кайный. Әнә, кичке ашка әзерләнәләр. Ә анда алсуланып пешкән кабартмалар көтә. Яшелчәсе, җиләк-җимеше, беренчесе, икенчесе... Кем әйтмешли, өйдә дә алай әзерләмисең. Биредә 58 кеше яши. 40ы ир-атлар. Иң яше – 40та, иң өлкәне – 90ны узган. 36 кеше эшли. Интернатта  яшәүчеләргә һәм анда эшләүчеләргә исәнлек-саулык телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев