Арчаның өлкәннәр йортында бүген матур тамаша булды
Район ветераннар советы, район китапханәләр системасы, «Казан арты» музее Өлкәннәр йорты белән берлектә фестиваль оештырдылар.
Рәмзия Гайфуллина җырлады, биеде, Данил Рәхимбаев гармунда уйнады, җырлады. Сәгыйдә Гаязова һәм "Казан арты" музее кызлары татар, рус, көрәшен, мари костюмнарын күрсәттеләр һәм биеделәр. Чегән биюен Тәнзилә Вәлиуллина башкарды. Китапханәчеләр күргәзмә әзерләделәр. Тимур Круговой фото, видеоларга төшерде. Өлкәннәр йортында яшәүчеләр һәм анда эшләүче хезмәткәрләр кулинария ризыклары күргәзмәсе оештырдылар. Матур милли киемнәрдән кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз белән каршыладылар. Барысы бергәләшеп татар, рус бырларын башкардылар.
Район ветераннар советы Рәмзия Хәмидуллина: "Без музей хезмәткәрләре белән берлектә "Мин монда яшим һәм миңа туган җирем кадерле" дигән тема буенча грант оттык, - дип сөйләде. - Шул акчага милли киемнәр тектердек. Менә хәзер Өлкәннәр йорты белән дә грантка әзерләнәбез. Шул уңайдан бүген бергәләп фестиваль оештырдык".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев