erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл артында белгечләр белән сөйләшү булды

Әти-әни, баласының сәламәтлегендәге тайпылышларны (булса!) иртә сизеп алып, вакытында тернәкләндерү курслары үтсәләр, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Бу турыда белгечләр фикерләре белән уртаклаштылар, әти-әниләргә киңәшләрен бирделәр. Әти-әниләр дә килгән иде.
Әлеге сөйләшүдә район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Динар Билалов, Арчаның 4нче балалар бакчасы мөдире, республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Наилә Самиева һәм тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.

Программаны “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова алып барды. 
– Балага туган көннән игьтибарлы булырга кирәк, – диде белгечләр. – Үсеш буенча кимчелекләрне никадәр иртә сизеп аласыз,  никадәр иртә  тернәкләндерү чараларын үтә башлыйсыз – шуның кадәр яхшырак. Бала иптәшләре белән мәктәпкә бару дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин – андый мисаллар күп.

Әгәр дә 6 айда бала елмаймаса, төрле тавышлар чыгарып бытылдамаса,  күзләр белән күзләр арасында аңлашу булмаса яки ул бәйләнеш җитмәсә, башын, җилкәләрен тота алмаса, корсагында ятканда әйләнмәсә – әти-әни сагаерга һәм медицина белгеченә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип киңәш иттеләр. Бала 9-11 айда аягында басып торырга, хәрәкәтләнергә, уенчыклар белән уйнарга, якыннары белән аралашырга тиеш. 

– Яшь ярымда инде бала сүзләрне аңлый, – дип сөйләде логопед Лемара Ганиева. – Мәсәлән, кайда туп дип сорагач, тупны күрсәтергә, кайда авызың, борының дип сорагач, авыз-борынын күрсәтә белергә тиеш. 2 яшьтә бала кайбер сүзләрне әйтә башлый. 3-4 яшьтә күлмәк төймәләрен төймәли, чишә, бергәләп шигырьләр өйрәнә... Бу чорда баланың сөйләшүен аңлап булмаса, уеннар, иптәшләре белән кызыксынмаса, уенчыкларны дөрес файдаланмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә. 
Бала әти-әнисенең кәефен бик тиз сизеп алучан. Әти-әнисе елмая икән – бала да елмая... Бала белән дөрес итеп аралаша белү мөһим. 
Балада тайпылышларны сизеп алган очракта үз участогыңның балалар табибына, неврологка мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Белгеч балада проблемаларны күрә икән, ул вакытта табиб баланы өстәмә тикшерүләргә җибәрә яки табиблар комиссиясенең белешмәсен бирә. Шушы белешмә нигезендә тернәкләндерү үзәге баланы кабул итә. Биредә диагностика үткәрәләр, баладагы кимчелекләрне ачыклыйлар, нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген билге-лиләр. Балада тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне үстерәләр һәм алга таба шушы юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген әти-әниләргә аңлаталар, киңәшләр бирәләр. Әти-әниләргә бала белән үзара мөнәсәбәтләрне көйләргә ярдәм итәләр. Кирәк икән, белгечләрдә өстәмә тикшеренүләр узарга кушалар. Баланың ми эшчәнлеге иртә яшьтә зур мөмкинлекләргә ия, шуңа да белгечләр белән шөгыль-дәресләрне иртә башларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Проблемалы балалар бар, – дип сөйләде “Балалар үсеше үзәге – Арчаның 4нче балалар бакчасы” җитәкчесе Наилә Самиева. – Бу турыда әйткәч, әти-әниләрнең килешкәннәре һәм килешмәгәннәре дә бар. Белгечләр фикеренә ата-аналар җитди карасын иде.

– Табиб белешмәсе белән бездә балалар 4 яшькә кадәр бушлай кабул ителә, – дип аңлатты үзәк җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова. – Ә 4 яшьтән соң баланың группасы булса, шулай ук бушлай тернәкләндерү курслары узалар. Безгә олы яшь-тәгеләр дә мөрәҗәгать итә ала. 

...Соңыннан логопед, физик күнегүләр бүлмәләренә кереп чыктым. Логопед Лемара Ганиева 6 яшьлек малай белән күнекмәләр алып бара иде. Әнисе дә шунда. Бала авырдан сөйләшә икән. Малай каршысындагы экраннан карап, тавыш буенча вертолет, мотоцикл, җиңел машина, ашыгыч ярдәм машинасын билгеләде. Аннан төрле геометрик фигураларны танып белде. Кызыклы шөгыльләр. Ә икенче бер бүлмәдә кыз бала белән физик күнекмәләр үткәрделәр... Кыскасы, бала үсеше өчен (һәм өлкәннәргә дә!) биредә мөмкинлекләр бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев