erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 нче мәктәптә Белем көне. Исәнме мәктәп!

Кай арада җәйге каникуллар үтеп китте?!

Көне кояшлы, матур. Кәефләр күтәренке. Балалар, әти-әниләр, әби бабайлар... Бар да мәктәп бакчасында. 1сентябрь, әй лә, 2 сентябрь - Белем көнен калдырып булмый. Бәйрәмнән күңелләр күтәрелеп китә. Балаңның сыйныфташларын, укытучыларны күрәсең. Матур котлауларны, теләкләрне ишетәсең. Кайнар алкышлар белән 1 нче сыйныфлар мәйданга үтте. Татарстан һәм Россия аләмнәре күккә күтәрелде. Йөзләрдә елмаю, күзләрдә шатлык. Мәктәп директоры Эльмира Сафина сүзне нәкь менә шушы шатлыклы мизгелләрдән башлады да. Кояшлы көн, зәңгәр күк, балаларның шатлыклы авазлары... Бу бит бәхет, онытылмас мизгелләр... "Безнең В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп районда һәм республикада уңышлы мәктәпләрнең берсе, - дип сөйләде директор Эльмира Назыйховна. - Быел мәктәпне 24 укучының 8е медаль белән тәмамлады. Берсенең дә 3лесе булмады. Алдагы 2024-2025 уку елы тагын да уңышлырак булыр, дип ышанабыз". Беренче сыйныфларның әти-әниләренә дә теләкләрен җиткерде директор. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов катнашты һәм балаларга, әти-әниләргә, Белем көне белән котлап, укуда уңышлар теләде. Бәйрәм җыр-биюләр, матур чыгышлар белән дәвам итте. Хуш киләсең яңа уку елы! Исәнме мәктәп! Инде хәзер тырышып укырга... Уңышлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре