Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады
Матур һәм дулкынландыргыч көн булды.
Бәйрәмне мәктәп директоры Эльмира Сафина башлап җибәрде. Ул укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын тапшыруда, сәләтләре буенча һөнәр сайлауда уңышлар теләде. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Эльвира ханым үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Туган мәктәп.Чыгарылыш сыйныф укучыларына, гомумән, укучыларга теләкләрнең иң изгесе юлланды. Быел мәктәпне бер 11 нче сыйныф, өч 9нчы сыйныф тәмамлады. Һөнәр уку йортларына укырга керүдә уңышлар телибез үзләренә. 11 сыйныф (сыйныф җитәкчесе физика укытучысы Гөлниса Гарипова) әти-әниләре һавага ап-ак күгәрченнәр очырдылар. Күзләр күгәрченнәр белән бергә һавага төбәлде. Хыяллар матур. Бар да яхшы булсын иде! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев