Арча балалар китапханәсе грант отты
Котлыйбыз
Арча район балалар китапханәсе Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Арча район оешмасы белән берлектә, 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә икенче конкурста, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Чикләрсез Игелек» ("Доброта без границ") иҗади остаханәсе проекты белән җиңүче булды һәм проектны тормышка ашыруга 303 800 сум күләмендә грант отты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
Арча мәдәният идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев