erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалар сәнгать мәктәбе сокланырлык хезмәт нәтиҗәсе белән бүлеште

Районыбызда киләчәк буынны төрле яклап үстерү өстендә зур эшләр алып барыла. Урта белем бирүче мәктәпләрдән тыш, укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешләре дә һәрдаим нәтиҗәле эш күрсәтә.

Балаларның сәләтен үстерү өстендә эшләүче белем бирү учреждениеләренең берсе – Арча балалар сәнгать мәктәбе. Районыбызда иҗади яктан алдынгы мәдәни үзәкләрнең берсе булган бу оешма меңләгән талантлы яшьләргә юл күрсәтеп, горурланырлык тарихын булдырды. Җыр, бию, театр, нәфис сүз, рәсем сәнгате, музыка уен коралы – биредәге иң популяр юнәлешләр. Әлеге юнәлешләрнең эш нәтиҗәсен һәр ел Арча балалар сәнгать мәктәбе оештырган хисап концертында күреп торабыз.

Бу концертның быелгысы да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Өч бүлектән торган бәйрәм концерты бер сулышта узды. Аның тагын бер үзенчәлеге – сатылган билет акчаларының хәйрия эшенә тотылуы. Җыелган акчалар мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм буларак тапшырылды.

Берсеннән-берсе  сәләтле балалар һәм аларга белем бирүче укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Беренче ике бүлек бүгенге көн өчен мөһим булган ике датаны үз эченә алган театральләштерелгән күренешләрдән торды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган беренче өлештә яланаяк йөгереп йөргән нәни Апуштан алып, Казанда яшәүче әдипнең гомерен тасвирлауга кадәр сәхнәләштерелгән иде. Аны караган тамашачы шул вакыйгаларны үз күңеле аша үткәреп утырды. Чөнки һәр чыгыш нечкәлекләренә кадәр уйланылган иде.

Икенче бүлек – дәһшәтле Бөек Ватан сугышын тасвирлады. Йөрәкләргә үтеп керерлек итеп әзерләнгән чыгышлар күзгә яшьләр китерде. Җыр-моң да, нәфис сүз дә, биюләр дә әнә шул еллардагы явызлыкны һәм гаделсезлекне ачып бирде.

Моңсу һәм уйландыра торган бүлектән соң, концертның  Россия халыкларының халык сәнгате һәм Матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган өлеше башланды. Районыбызның яшь талантлары тамашачыга иң матур чыгышларын тәкъдим итте. Бу  бүлектә һәркем кушылып җырлап, рәхәтләнеп ял итеп утырды. Артистлар өчен тамашачыдан көчле алкышлар һәм җылы кайтаваз алу – иң зур бәя.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге тамашага Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем бирүче һәр педагогның һәм биредә шөгыльләнүче һәр баланың чиксез зур хезмәте куелганлыгы сизелеп тора. Сокланырлык эш нәтиҗәсен халыкка тәкъдим итәрлек сценарийны язучы авторлар – сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча остазлар Артур Хафизов, Ләйсән Ахунова һәм Зөлфия Кочурова. Афәрин, эшегез дәвамлы булсын.    

 

Ильюс Аскаров фотолары   

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре җиңү көне габдулла тукай бәйрәм

2
X