erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

"Арча" бассейнында үзенчәлекле мастер-класслар үтте

Бүген, 25 май көнне, "Арча" спорт мәктәбе кунаклар кабул итте.

Су спорт төрләрен үстерүче "FINA" үзәге стипендиатлары Татарстан Республикасы белән таныша. Аларның беренче тукталышлары - Арча районы. 

Төрле республикадан җыелган спортчыларны районыбызга кергәндә үк чәк-чәк белән, гармун уйнап каршы алдылар. Кунаклар белән бергә татар халык биюен дә башкардылар.

Бассейн каршында аларны районыбызның алдынгы йөзүчеләре каршы алды. Балалар кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Стипендиатлар үз чиратында безнең укучыларга мастер-класслар уздырды.

Шулай ук алар биредәге гореф-гадәтләр, милли ризыклар белән танышты. Яңа Кырлайда да булдылар.

Тулырак газета битләреннән укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре