Арча егете Алмаз Дубайда 2000 спортчы арасында көч сынашты
Алмаз Дубайда 2000 көндәше арасында 9 нчы урын яулап кайтты.
31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә таэквон-доның G-2 категориясе буенча Фуджейро ачык чемпионаты узды. Анда дөньяның төрле илләреннән 2000 көчле спортчылар көч сынашты. Райондашыбыз, “Арча” спорт мәктәбенең данын еракларга алып китүче Алмаз Закиров Франциядән килгән көндәшеннән бераз гына калышып, 9 нчы урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев