erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Теләчедән 4нче урын алып кайтты

Көрәшчеләр көрәшеп тора.

9-10 нчы апрель көннәрендә Теләченең "Батыр" спорткомплексында яшүсмерләр арасында Салават Фәтхетдинов  призына  көрәш буенча ачык турнир  булып узды.

Бу турнир быел бишенче тапкыр уздырылды.  Ярышларда республикабызнын  19 районыннан 24 команда составында 257  яшь көрәшче  бил алышты. 

Арча районы жыелма командасы да бу ярышларда катнашты hәм унышлы чыгыш ясады. Ашытбаш мәктәбеннән Фәйзрахманов Райнур (тренеры Марат Сәләхов) үз үлчәү авырлыгында 1 нче урынны яулады.

Үз үлчәү авырлыкларында 2 нче урынны менә кемнәр яулады:

Яна Кырлай мәктәбеннән Хәйретдинов  Ранил (тренеры Марат Сәләхов), Арчанын 6 нчы номерлы мәктәбеннән Муратов Динияр (тренерлары Илшат Фазылзҗанов, Фәнил Һидиятуллин.). Арча гуманитар-техник техникумыннан Сәләхетдинов Ралиф (тренерлары Илшат Фазылҗанов., Фәнил Һидиятуллин) 3 нче урынга лаек булды.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алган  корәшчеләргә Салават Фәтхетдинов исеменнән Кубок, диплом, медаль hәм истәлекле буләкләр тапшырылды.

Арча районы командасы  4 нче урында. Уңышлар егетләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре