erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мөхтәсибәте "Җылы ифтар" акциясе уздыра

Рамазан ае уңаеннан Арча мөхтәсибәте мохтаҗ ураза тотучыларга авыз ачар өчен җылы ризык өләшә.

Рамазанның 1 нче көнендә, Татарстанда VIII Республикаүләм ифтар - “100 еллык ифтары” старт алуында Арча районы мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин катнашты.

Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Пандемия шартларында халыкны җыярга ярамаганлыктан, ифтар ризыклары мохтаҗларның өенә үк китереп тапшырылачак. Татарстан Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фонды,Арча мөхтәсибәтенә дә өлешен чыгарды. Кичә 70 ланч бокслар үз адресатларына тапшырылды.

 

Бүген исә мөхтәсибәт үз көче белән булдырылган  азык-төлек җыелмасын Кенәр,  Шушмабаш якларындагы мохтаҗ дин кардәшләргә өләшәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

"Рәхмәтебезне катанашучыларга hәм оештыручыларга белдерәбез, теләге булган һәркем бу саваплы гамәлгә үз өлешен кертә ала" , - ди район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X