erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Әлеге көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлы традицияләрен дәвам итү көне буларак билгеләп үтелә. 

Без бүген гаять катлаулы тарихи шартларда, фидакарьләрчә Ватаныбыз абруен һәм дәүләтебез бердәмлеген саклап калган ата-бабаларыбызның зур каһарманлыгын олы ихтирам белән искә алабыз. Иң авыр тарихи чорларда нәкъ менә барлык тугандаш халыкның да бердәм булуы Россиягә кыенлыкларны җиңәргә һәм алга таба ышанычлы атларга мөмкинлек бирде. Бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән, күп төрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтыла.  Иң мөһиме – кыйблабыз туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Халыклар бердәмлеге көне сезгә сәламәтлек, ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык алып килсен!

Илшат Нуриев, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев