erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның яңа ел котлавы

Кадерле Арча районы халкы һәм кунаклар!

Сезне ихлас күңелдән иң шәфкатьле һәм куанычлы бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм һәркайсыбызның тормышында аерым урын алып тора. Елның иң салкын вакыты булуга карамастан – бу чын мәгънәсендә җылы, гаилә бәйрәме. Ул якын кешеләр белән аралашуның эчкерсез булуы белән җылыта, игелекле өметләр уята.

Без үтеп баручы елга йомгак ясап, анда ирешелгән максатларны, тормышка ашырылган идеяләрне, планнарны һәм теләкләрне искә алып, аның борчуларын һәм шатлыкларын хәтердә яңартып, бәйрәмне аерым дулкынлану белән көтеп алабыз.

Узып баручы ел һәрберебез өчен гади булмады. Ул шактый хәвеф, борчылулар һәм дулкынланулар алып килде. Пандемия безне ныклыкка сынады, барысына да йогынты ясады, күп планнарны үзгәртте, гадәти булмаган режимда яшәргә мәҗбүр итте, шул ук вакытта бер-беребезгә сак карарга һәм аралашу мөмкинлегенең кадерен белергә өйрәтте. Кадерле якташлар, сезнең барыгызга да югалып калмавыгыз һәм түземлегегез, аңлавыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районыбызның иминлеге өчен уңышлы хезмәт иткән һәм икътисадның төрле тармакларында һәм социаль өлкәдә гомуми эшебездәге уңышларга сизелерлек өлеш кертүчеләрнең һәркайсына зур рәхмәт. Районда булдырылган һәм сакланган  байлыкларның барысы да анда яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы, төрле һөнәр кешеләренең намуслы хезмәте нәтиҗәсе.

Яңа 2022 ел безгә яңа өмет һәм ышанычлар бүләк итә. Киләчәккә ышаныч өчен бездә тулы нигез бар – болар –  яңа елда район үсешенең анык проектлары һәм аларны тормышка ашыру өчен реаль мөмкинлекләр. Якынлашып килгән елда без ирешелгәннәрне ныгытып кына калмыйча, тормышны тагын да уңайлырак итү өчен алган курсны дәвам итәргә тиешбез.

Кадерле райондашлар! Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Яңа елда барлык иң яхшы теләкләрегез  тормышка ашсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, иң яхшы кешелек мөнәсәбәтләре, җылылык һәм сөенечләр елы булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X