erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы прокуратурасы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.

Вакытында түләмәсәң

Ачыкланганча, эш бирүче үзенең 142 хезмәткәренә 2022 елның февраль–март  айларына хезмәт хакын тулысынча түләп бетермәгән. Барысы 4,8 млн сумнан артык бурыч җыелган.

Прокуратура закон бозуны бетерү максатларында предприятие директорына тәкъдим кертте һәм аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27нче маддәсенең 6нчы өлешендә күздә тотылган хокук бозу (хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында тормышка ашырыла торган, әгәр бу гамәлләр җинаять җаваплылыгына тарта торган булмаса, хезмәт хакын, башка түләүләрне билгеләнгән срокта түләмәү яки тулысынча түләмәү) турында эш кузгатты.

Нәтиҗәдә, хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары торгызылды, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнде.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев