erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы законсыз чүплекләрне юк итү буенча республикада алдынгылар рәтендә

Татарстанда узган санитар-экология икеайлыгы барышында республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив рәвештә җавап биргән һәм чүплекләрне вакытында юк иткән.

 

Бу хакта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чисталык буенча икеайлыкка багышланган брифингта хәбәр итте. Икеайлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләре булган муниципалитетлар арасында Арча районы да бар.

Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар “Экологик карта” — www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелгән. Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар, диде министр. Республика халкы җәмәгать контроле эшендә актив катнаша икән. Шулай ук “Мәктәп экопатруле” кушымтасыннан “Халык контроле” системасына килгән мәгълүмат аша да шактый чүплекләр фаш ителгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда санитар-экология икеайлыгы барышында законсыз чүплекләр өчен штрафлар узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимегән. Моңа, әлбәттә, илдәге үзизоляцияләү чоры йогынты ясады. “Арча районында тиешсез җиргә чүп ташлаучыларга, юынтык суларны урамга агызучыларга карата 9 беркетмә төзелде, шуларның 3сенә кисәтү ясалды, 6сы штрафка тартылды. Штраф суммасы 2000 сумнан башлана. Әгәр кисәтү ясалып яки штраф салынып та хуҗа тарафыннан тиешле тәртип булдырылмый икән, ул очракта 3500дән 5000 сумга кадәр штраф салына. Шулай ук чүп ташлау өчен махсус контейнерларга чүп ташлауда да сак булырга кирәк: анда шлак, күмер ише калдык-лар, бакчада киселгән агачларны вакламыйча чыгарып ташлау тыела. Агачлар өчен идарәче компаниядән махсус контейнер китертергә кирәк. Чүп савытлары янына тәртип бозучыларны ачыклау өчен камералар куябыз. Икеайлык кысаларында шуның ярдәме белән бер таләп бозучы ачыкланды. Күпфатирлы йортларда балконга чыгып тәмәке тартып, төпчекләрен юлга ташлаучылар да тиешенчә җавап бирә. Әлбәттә, һәркемгә шундук штраф салмаска тырышабыз, башта кисәтәбез. Инде кисәтүне дә кабул итми, чисталыкны сакламасалар, йорт тирәләрен тәртиптә тотмасалар, штрафсыз булмый. Елдагыча, икеайлык кысаларында быел да Арчадагы паркларга агачлар утыртылды. Чисталыкны саклау буенча икеайлык кысаларында гына тукталып калмыйбыз, кышка кадәр районда чисталыкны тикшерү комиссиясе күзәтеп йөриячәк”, — ди район административ комиссиясенең баш белгече Илдар Нотфуллин.

Район административ комиссиясеннән тыш районда чисталыкны саклау буенча экологлар да көрәшә. 5 июньдә экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Юлларыгызда гел тәртип, чисталык кына очрап торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев