erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында алты бала әнисез калган

Ярдәм кирәк.

Арча районында алты бала әнисез калган. Ярдәм кирәк... Арча районының Штерә авылында күп балалы Мөхәммәдияровлар гаиләсендә зур югалту булган. Алты бала әнисез калган. Иң кечкенәләренә алты һәм биш кенә яшь. Иң төпчекләре Зәлия әнисен бөтенләйгә югалтуын әле аңламый. Бармакларын бөкли-бөкли санап, әнкәсенең кайтканын көтә ди. Рәмзия Мөхәммәдиярова яман чирдән үлеп киткән. Соңгы айларда гел хастаханәдә яткач, Зәлия аны бу юлы да хастаханәдә дип белә, әниләрен өйдә сирәк күрә башлаганнар иде шул, ди Рәмзиянең бертуган апасы Нурзия.   Рәмзиягә 47 дә тулмаган булган. Узган елның көзендә аның ашказанында яман шеш тапканнар. Шуннан ул гел хастаханә юлында булган. Соңгы ике айда бик нык авырткан.     – Үләсен сизде инде, бәхилләшергә дә өлгерде. Ял көне иртәнге өчләрдә үлеп китте, без ул көнне авылга кайтырга җыенган идек, – ди Нурзия.   Алар гаиләдә дүрт бала булган. Нурия белән Нурзиянең әнисе бик иртә үлеп киткән. Ул вакытта Нуриягә – 5, Нурзиягә 1 генә яшь була. Шуннан әтиләре Наилә исемле хатынга өйләнә. Аңардан Рәмзия белән уллары Рамил туа.   – Наилә әни бик яхшы кеше булды, безне яратты, тәрбияләп үстерде. Әмма аның да гомере озын булмады. Яман чирдән үлеп китте. Миңа 26 яшь, Рәмзиягә 20 яшь иде ул вакытта. Шул яшьтә дә безгә әнисез калу бик авыр булды. Аны хәзер дә сагынып елыйм. Рәмзиянең балалары тагын да кечкенәләр бит, – дип елый Нурзия.   Ун ел элек энеләре Рамил дә 40 яшендә инфаркттан үлгән. Сынаулар күп булды инде, менә сеңлебез Рәмзияне дә югалттык, ди Нурзия.     Рәмзиянең олы улы Инсафка 23 яшь, кызы Илүзәгә 21 яшь. Алар Казанда эшлиләр. Өченче баласы Камилә Әтнәдә ветеринария техникумында укый. Дүртенчесе Илзирә мәктәптә укый, төпчекләре Данир белән Зәлия әле кечкенәләр. Бүген балалар әтиләре һәм апалары Камилә белән.     Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин Мөхәммәдияровларның торак шартларын яхшырту өчен “70/30” программасы буенча чиратта торуларын әйтте. Беренче взнос итеп 900 мең сум акча кертергә кирәк ди. Йортның фундаментын салып куйган булганнар. Әмма акча да булса, бу эшне тизләтү җае булмасмы икән, ди.   Мөхәммәдияровларга ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә гаилә башлыгы Илдусның сбербанк картасына акча күчерә ала: 5469 6200 1197 8192.   Изге рамазан аенда Ярдәм итсәк иде.

Дилбәр Гарифуллина Шәһри Казан 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X