erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак

14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, ярышларның программасы яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында 40, 80 һәм 120 чакрым арага оештырылган ат чабышларын үз эченә ала. Приз фонды 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

«Ярышларга республика районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар киләчәк. Ат чабышларында Пермь крае, Төмән, Самара өлкәләре һәм башка төбәкләрнең жокейлары да катнаша», - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин.

Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Аерым алганда, Казанның балалар ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк, ат дагалау буенча мастер-класс, концерт, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылган ат-спорт бәйрәме иртәгә 11.00 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.
 

Фото Рамил Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/13/193522/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X