erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән...” исеме астында әдәби автомарафон оештырды.

Мәртәбәле кунаклар арасында  язучы М.Мәһдиевның кызы Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Риман Гыйлемханов бар иде. Шулай ук бу сәяхәттә Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты.

Автомарафон музеебызның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан,  Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте.  Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Нәкъ тә шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә . Камалов Ришат Ренатович җитәкчелегендәге мәктәп коллективы кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Арча аграр- сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Камалутдинов Рифкать Рафаил улы күргәзмә белән таныштырды, кунаклар хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Язучының әсәрләрендә телгә алынган наратлар янында басып тору безнең өчен үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде.

 Сәяхәтебезне дәвам итеп, басу-кырлар аркылы М.Мәһдиевның хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбенә юл алдык. Табигатнең матурлыгына хозурланып, Мөхәммәт аганың әсәрләрен янәдән бер искә төшердек. Укытучылар да, укучылар да язучы турындагы истәлекләрне саклыйлар, аның белән горурланалар.

Сикертән мәктәбендә безне “яшь Мөхәммәт” каршы алды, укучылар язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, һәрберебезне дә сокландырдылар.

Гөберчәк авылында М.Мәһдиевнең каберенә зиярат кылдык. М.Мәһдиев музеенда автомарафончыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гарифҗанов Рамил Илгиз улы каршы алды.

Автомарафонда катнашучыларны һәр мәктәп коллективы да ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпләрдә язучыга багышлап төзелгән күргәзмәләр булу, балаларның аның иҗатын белүләре һәм кызыксынулары һәрберебезнең дә күңеленә хуш килде.

Үзенең юбилей көне уңаеннан Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева район халкы исеменнән күпсанлы котлаулар кабул итте һәм автомарафонны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бу сәяхәтне оештыручы М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыямовнага һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елның 11 сентәберендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы).

1960 елда Мәһдиевләр гаиләсе Казанга күчеп килә. 1976 елда Гәүһәр Мәһдиева Казанның 126 урта мәктәбен, 1982 нче елда— Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1982 елдан Казан педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли. 1984-1987 елларда Казан дәүләт университетында аспирантура үтә, 1988 елда Урал дәүләт университетында (хәзерге Екатеринбург шәһәре) рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1990 елда Г. Хәсәнова Татарстан китап нәшриятына матур әдәбият редакциясе редакторы булып эшкә килә һәм бүгенгәчә анда хезмәт итә.

Татарчадан русчага тәрҗемә итә башлавы 90 нчы елларга туры килә. Беренче тәрҗемәләре "Идел" журналында басыла. Бу өлкәдә үзенең остазлары һәм ярдәмчеләре итеп ул Сергей Малышев, Роза Кожевникова, Рөстәм Сабировны саный.

Г. Хәсәнова тәрҗемә иткән авторлар арасында—Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Факил Сафин, Әнәс Хәсәнов, Фәнис Яруллин һәм башкалар. Әдәби әсәрләрдән тыш, Гәүһәр Хәсәнова күп кенә публицистик һәм мемуар язмалар тәрҗемә итте, Г. Хәсәнова тәрҗемәләре "Идел", "Татарстан", "Наш современник" журналларында дөнья күрде. Фәнис Яруллинның "Йөртә безне язмышлар" исемле повесте 2000 елда өч телдә аерым китап булып чыкты, русчага тәрҗемәсен ("Былинка на ветру") Г. Хәсәнова эшләде. 2005 елда Татарстан китап нәшрияты "Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары" исемле китап-альбом бастырды. Китапның концепциясе, төзелеше, фото һәм әдәби әсәрләр, интервью, көндәлек дәфтәрләрдән өзекләр сайлап алу язучының кызы—Г. Хәсәнова тарафыннан эшләнде. Быел Татарстан китап нәшрияты Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә татар язучыларының хикәяләре җыентыгын рус телендә бастырып чыгарачак.

Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү— әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә Гәүһәр Хәсәнова Мөхәммәт Мәһдиев һәм бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән мәшгуль.

Казан утлары №2, 2006

 


                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X