erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында язгы чакырылыш башлана

Быел 70 кә якын егет армиягә алыначак. Беренчеләре 29 майда китә. Соңгы чакыру 9 июльдә була.

Бу вәзгыять чорында армия сафларына озату ничек узачак? Әти-әниләрне кызыксындырган берничә сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановка мөрәҗәгать иттек.

– Хәрби комиссариатта ике керү юлы булдырдык. Армиягә чакырылучылар арткы яктан йөри. Һәрберсендә маска һәм перчатка булырга тиеш. Юк икән, без бирәбез. Бушка. Бер тапкыр гына кулланыла торган маска булса, 2 сәгать саен алыштырыла. Аларны алырга безгә район хакимияте һәм Татарстан Республикасының җыелу пункты ярдәм итте. Файдаланылган маскаларның бер тапкыр гына кулланыла торганнары мичтә яндырыла, күп тапкыр кулланыла торганнары эшкәртелә. Беренче булып контактсыз юл белән температурасы үлчәнә. Кулларны эшкәртергә антисептиклар куелган. Шулай ук медицина тикшерүе үтәргә килгән армиягә чакырылучылар һәм табиблар арасында да дистанция саклана. Элеккечә күпләп түгел, ә бер көнгә 10-15 кешене генә чакырабыз. Эшләре бетүгә өйләренә кайтарып җибәрәбез. Коронавирус симптомнары табылса, изоляторга салабыз (аерым бүлмә бар), ашыгыч ярдәм чакырабыз. Әлегә андый очрак булмады. Иртән һәм медицина тикшерүе тәмамлангач, бөтен җиргә “Астера” растворы сиптереп, дизенфекция үткәрәбез, бүлмәләрне җилләтәбез. 

– Армиягә китәсе көнне ничегрәк күз алдына китерергә була?

– Иртән 6 да хәрби комиссариатка киләләр. Һәр армиягә алынучының температурасын үлчиләр. Короновируска тест алалар. 20 минут нәтиҗәсен көтәргә туры киләчәк. Шуннан хәрби частька тапшыру өчен тискәре нәтиҗә булуы турында язып, мөхер сугып, карта эшләнә, тиешле урынга тапшыру өчен 2 белешмә бирелә. Элек без алдагы көнне ата-аналары белән бергә җыеп, бүләкләр биреп, тантаналы төстә озата, инструктажларны да шунда бирә идек. Бу юлы андый нәрсә булмаячак. Шуңа егетләргә чиста тән белән, чәчләрне алдырып килергә, аларга бер көнлек кенә ризык тыгарга кирәк. Икенче көннән аларны җыю пунктында ашаталар. Дарулар, мазьлар, чәй, кофе, пычаклар, әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләр алырга ярамый. Кырыну өчен куркынычсыз бритва, крем, сабынлы күбек кенә рөхсәт ителә. Баш киеме булу мәҗбүри. Һава торышына карап киенәбез. Юньле киемнәр булсын, без аларны кире алып кайтып тапшырабыз. Әти-әниләре белән 30 минут бушка сөйләшү мөмкинлеге белән симкалар  бирәбез. Телефон ятим балаларга гына каралган.

– Арчадан һәрвакыттагыча автобус белән алып барасызмы?

– Әйе. Әмма быел Балтач, Арча, Биектау районнарыннан бер автобус алып китә. Җыелу пунктында ике төрле тест (армиянеке, сәламәтлек министрлыгыныкы), мазок алалар. Әлбәттә инде, перчатка, маска булырга тиеш. Ике сәгать саен маска алышына. Коронавирус симптомнары булмаса гына эчкә үтәләр.  Көн саен тикшереп торачаклар.

Бу юлы егетләр кайсы якларга китәр икән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 19 егет Саратовка үзебез шефлык иткән частька алына. Арча агропромышленность көллиятендә, аның 12нче филиалында, педагогика көллиятендә, гуманитар техникумда укып чыкканнарны бергә тупларга тырышабыз. Югары һәм урта махсус белемнеләрне  контракт буенча хезмәт тәкъдим итәбез. Контракт буенча киткән очракта ярты елдан отпускка кайталар, 25-50 мең хезмәт хакы алалар, тулай торактан урын бирелә яки фатирга кереп тора алалар, шимбә-якшәмбе ял көннәре була.

– Бер ел хезмәт иткәннәр вакытында өйләренә кайтачакмы? Аннан аларга изоляция булмасмы?

Вакытында кайтачаклар. Солдат поездга утырып юлга чыгу белән роспотребнадзор билет буенча аны контрольгә алачак. Отпускка кайткан хәрби училищеларда укыган курсантлар 2 ай изоляциядә булырга тиеш.

– Әти-әниләр арасында психиатр егетләрне мәҗбүри психиатритик хастаханәгә тикшеренергә җибәрә икән, дигән сүз йөри. Бу дөресме?

– Психиатр егеттә психиатритик тайпылыш тапса, 1992 елның 2 июлендә кабул ителгән 3185-1 карарның 1 маддәсе нигезендә Казандагы Сеченов урамында урнашкан хастаханәдә тикшеренергә тәкъдим итә. Әти-әниләре ризалык белдерсәләр дә, каршы булсалар да язмача хәбәр итәргә тиешләр. Тикшеренергә бару ирекле.

Тагын бер сорау. 10 сыйныфны тәмамлаган егетләр өчен быел хәрби-кыр җыеннары  буламы?

– 25 майдан 5 көнлек хәрби-кыр җыеннары үткәреләчәк. Онлайн режим белән дистанцион рәвештә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X