erid:2VtzquqpS7d
Арча районында үзйөрешле машиналарны техник карау дәвам итә
Арча яңалыклары

Арча районында үзйөрешле машиналарны техник карау дәвам итә

Аның чираттагысы “Яңарыш” ширкәтендә үтте.

15 апрельдә “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәтендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник кару үтте. Тикшерү барышында 51 техника каралды. Алар барысы да техник таләпләргә җавап бирә. “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте механизаторлары техник карауга җаваплылык белән әзерләнә.

Габделхак Касыймов – Арча районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтүе баш дәүләт инженер-инспекторы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев