erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районындагы авыл клубы республикада иң яхшыларның берсе булып танылды

Кышкар авылы клубы “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының “200дән 300 кешегә кадәр торак пунктының авыл клубы, авыл мәдәният йорты” номинациясендә 3нче урын алды. Клубка музыкаль инструментлар, җиһазлар, мәдәни-спорт җиһазлары алу өчен 200000 сумлык сертификат бирелде.

Клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина һәм клубның сәнгать җитәкчесе Ильмира Зарипова белән бүләк алган көнне күрешеп сөйләштек.

— Бәйгегә башта салкын гына караган идек, вакыты җитәрәк, җитди рәвештә, клуб берләшмәләре, китапханәләр белән бергәләп ныклап тотындык, — дип сөйләп китте алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. — Үзебезнең эшчәнлекне яктырткан портфолио тутырдык, 2018-2019 елларда клубта узган мәдәни, әдәби чаралар турында 6 минутлык презентация ясадык.

— Җиңүгә өметегез бар идеме?

— Җиңәрбез дигән уй башка да килмәде. Чөнки катнашучылар күп, республика буйлап. Бу безнеке генә түгел, җирлектәге мәктәп, мәдәни учаклар, китапханә (бигрәк тә Яңа Кишет китапханәчесе Надия Йосыпованың, Кышкар китапханәчесе Гөлнара Ибраһимованың тырышлыгы игътибарга лаек), авыл яшьләре, студентларның тырышлыгы нәтиҗәсе. “Бердәмлектә — көч” диләр бит, һәммәбез бердәм булып эшләгәннең нәтиҗәсен күрдек. Гомумән, без бер-беребез белән гел ярдәмләшеп эшлибез. Өлкәннәр көне уңаеннан Кышкарда гына түгел, Симетбаш, Иске Кишет, Яңа Кишет авылларында концертлар куйдык.

— Гомумән, сез төрле чаралар оештырып, авылдашларыгызны гына түгел, күрше-тирә авыл халкын да сөендереп яшәргә яратасыз. Алдагы көннәрдә авылдашларыгызны ниләр белән шатландырырга уйлыйсыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— 2 ноябрь көнне барлык теләүчеләрне, райондашларны “Чәй эчәбез бал белән” дигән бәйрәм кичәсенә чакырып калабыз. Киләсе елга  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына спектакль әзерләргә ниятләп торабыз. Шулай ук, район күләмендә узачак конкурсларга да әзерлек эшләре бара. Һәр бәйрәмдә авыл халкына күңелле бәйрәм ясарга тырышабыз.

— Клуб каршында “Нур” халык театры, “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы эшләве күптән билгеле. Кечкенә Кышкарга күп түгелме болар?

— Авыл кечерәя, өлкәнәя, дип борыныңны салындырып утырсаң, эш бармас иде. Бездә авыл халкы актив. Өлкәннәр дә, яшьләр дә чараларда катнашырга ярата. Авылдашларга рәхмәт. Алар безнең фикерне куәтләп, киләбез дип атлыгып тормаса эшләп булмас иде. Без читтә яшәүче авылдашлар, аларның балалары белән дә элемтәдә торабыз. Кышын чыршы бәйрәменә еракларда яшәүче авылдашлар да кайта. Клубыбызда “Тылсымлы куллар” түгәрәге бар. Анда йөрүчеләр ниләр генә эшләми! Әле җиңгән конкурста да безнең эшләнмәләр күргәзмәдә катнашты. Өлкәннәр бик актив һәм иҗатка бай бездә. Аларның борынгыдан килгән җырларын, шигырьләрен үзебезгә алырга тырышабыз. Бу конкурста да мәрхүмә Мөршидә апа Сафинаның “Чәчү чәчәбез” җыры уңыш яуларга булышлык итте дип уйлыйбыз. Гомумән, конкурста катнашырга ярдәм кулы сузган, Казанга кадәр “җан атарга” барган 50дән артык хезмәттәшебезгә, җитәкчеләргә зур рәхмәт.

— Бүләк сертификатны нәрсәгә тотарга уйлыйсыз?

— Клубтагы музыка аппаратуралары искерде, алмаштырырга кирәк иде. Яңа музыка җиһазлары алырга планлаштырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X