erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районыннан сугышта катнашкан хатын-кызларны, тыл ветераннарын барлыйлар

Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина зур эш башлап җибәргән.

Район комиссариатында Альмира ханым җитәкчелегендә бер төркем эзләнү эшләре алып бара. Алар сугышта катнашкан хатын-кызларны ачыклыйлар. Тыл ветераннары документларын да барлыйлар.

- Арча районыннан сугышта катнашкан хатын-кызларның саны төгәл генә юк, - дип сөйли Альмира Мидхәтовна. - Район хакимияте белән киңәштек тә эшкә тотындык. Бу изге эшкә Арчадан Валентина Гаранина, музей хезмәткәрләре дә кушылды. Авыр хезмәт, әмма игелекле, кирәкле хезмәт. Күп эшләнде, эш дәвам итә. Менә, мәсәлән, безнең Айван авылыннан сугышта Мәрфуга апа Миңнуллина һәм тагын Вәлиева катнашкан. Мәрфуга апаның сугышта катнашканын белә идек. Ә менә Вәлиева кем ул. Әнә шундый ачыклыйсы сораулар да күп.

Сугышта катнашкан 324 хатын-кыз һәм 484 тыл ветераны ачкланган. Эш дәвам итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бу турыда район газетасында тулырак язачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X