erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча станциясендә нәрсә янды?

27 ноябрьдә Арча шәһәрендә яшәүчеләр: “Арча станциясендә нәрсә яна?” – дип, хафага калдылар. Көндезге сәгать 1ләр тирәсендә элеккеге “Агроснаб” ишегалдында, кара төтеннәр ургылып, һавага күтәрелде. Халык форточкаларын ача алмады, ачканнарның өенә төтен исе тулды. Борчылып, редакциягә шалтыратучылар да булды.

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин менә ниләр сөйләде: «Элеккеге «Агроснаб» территориясендә шәхси эшмәкәр биләмәсендә 25әр тонналы сыешлы бочкаларны кискәндә эчендәге калдык гудронга (дөгет) ут капкан. Андый зур бочкалар анда дүртәү иде. Без анда төштек. Утны сүндерү өчен үзләренең комы да, сулары бар иде. Үзләре сүндерделәр. Янгынчыларның ярдәме кирәк булмады. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү очрагы ачыкланмады».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X