erid:2VtzquqpS7d
Арча урман хуҗалыгында питомникларда кар өстенә көл сибәләр
Арча яңалыклары

Арча урман хуҗалыгында питомникларда кар өстенә көл сибәләр

Болай эшләсәң әйбәт икән.

Арча урман хуҗалыгы белгечләре «кар каралту» буенча эш башкарган

 

 

Фото Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән

Татарстан «Арча урман хуҗалыгы» белгечләре питомникларда «кар каралту» буенча эш башкарган – кар капламы тизрәк эреп бетсен һәм туфракта дым саклап калу максатларында чәчү бүлекләренә көл сибеп чыкканнар.

«Эшләр Балтач һәм Сурнар кишәрлекләрендәге питомникларда үткәрелде. 4,5 гектар мәйданда барлыгы 1,5 тонна көл кертелде, 13 кеше җәлеп ителде», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге процедура шулай ук утырту материалының төрле авырулар йоктыру куркынычын да киметә, «кар каралту» кояш яктысының чагылышын киметергә ярдәм итә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-arca-urman-xualygy-belgeclare-kar-karaltu-buenca-es-baskargan-5852871

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев