erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча ягы булдыклы яшьләре белән мактаулы

Яңа Кенәрдә Дамир Каюмовның агач эшкәртү цехы гөрләп эшли. 

Ике бала әтисе Дамирга әле 26 яшь кенә булса да, бүгенге көндә ул аягында нык басып торучы эшмәкәр. Үзләренең цехларында җитештерелгән агач материаллары Казахстанга кадәр китә, киләчәктә чит илгә чыгарга исәпләре.

Агымдагы ел ахырына цехларын дтагын да зурайтып, пычкы чүбен эшкәртү буенча яңа юнәлештә эшләргә ниятлиләр. 

"Өч ел элек дәүләттән 3 млн ярдәм алып, аннан откан грант акчаларына цех төзеп. агач яру җиһазлары булдырып эшне башлап җибәргән идек. Агачны урман аукционнарында катнашып сатып алабыз. Эш өчен кирәк булгач, юрист белгечлеге буенча икенче югары белем алам. Бүгенге көндә кредитлар капланып бетте. Биредә 20 дән артык кеше эшли. Яңа цехлар ачсак, тагын шактый кешегә эш урыны булдыру исәп”, — ди эшмәкәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа бина төзергә урын кирәк булганлыктан, к-рше-тирәдәге берничә йорт хуҗасыннан җирне сатып алып, аларга заманча йортлар төзегәннәр.

Дамир Каюмов спортчы да. Яңа Кенәрнең футбол, волейбол командалары уенчысы. Шунлыктан, авылда узучы спорт чараларының төп иганәчесе дә ул.

Районыбыз горурланырлык, булдыклы яшьләре белән данлыклы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X