Арчада Айдар Фәйзрахмановның якын дусты яши
40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов Айдар Фәйзрахманов белән бергә укыган.
Бүгенге көндә дә алар аралашып яши, иҗатта бер-берсе белән киңәшләшеп эшли.
Дустын гомер бәйрәме белән котлап, аның белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты ул.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов белән Казан Дәүләт педагогика институтына укырга кергәндә таныша алар һәм шул дуслык җебе бүгенгәчә нык булып сузылган. Филарит дустының Арчага кайтып укыта башлавына да Айдар дусты сәбәпче, ул “кодалый”, гаилә корганда да гармунын асып, дустының шатлыгын уртаклашырга иң беренче Айдар дусты килә. Филарит абый яшьлек дуслыгына тугры калып, төркемдәшләре, яшьлек дуслары белән бүген дә аралашып, ярдәмләшеп яши.
“Айдар өйләнгәндә мин шаһит идем”, — ди ул. Укырга кергәндә танышып, әнә шулай бер-берсен өйләндерешеп, иҗатларындагы шатлыкны, борчуны уртаклашып, киңәшләшеп яшиләр.
Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергәндә таныша алар. Студент булгач тулай торакта бер бүлмәдә яши башлыйлар. Укуны тәмамлаганда Айдар Фәйзрахманов Арча педучилищесына эшкә кайтырга тиеш була. Тик аның укуын консерваториядә дәвам иттерәсе килә. Язган булгач, консерваториядә бер тыңланудан ук укырга алалар үзен. Таланты югалтырга ярамый! Ә Арчага аның урынына эшкә Теләче районы егете Филарит кайтып китә.
Филарит Мөнир улы көллияттә эшли башлаганнан, Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленең аккомпаниаторы була. Ә Марсель абый Айдар дустының бертуган абыйсы.
Яшьлектән аралашып яшәлгән дуслар еллар үткән саен аеруча кадерле була. Айдар Фәйзрахманов та Филарит дустының Арчада узган 70 яшьлек юбилей кичәсенә кырык эшен кырык якка ташлап кайтты. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, уртаклашып истәлекләр... Сине һәрвакыт ачык күңел белән каршы алган, гомерлек гади дус итеп кабул иткән кешедән дә, гел хөрмәт итеп, яратып торган туган җирдән дә кадерлесе бар микән Айдар Фәйзрахманов кебек илләр гизеп йөрүче шәхес өчен!
Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан 100.tatarstan.ru сайтында күренекле шәхесләр өчен тавыш бирү бара. Биредә республикабыз тарихында тирән эз калдырган, Татарстан Республикасын данлаучыларның исемнәре урын алган. Арча районын Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәкъдим итә. Әйдәгез, бергәләп Урта Бирәзә егете өчен тавыш бирик! http://100.tatarstan.ru/ яки http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-birz-e.. сылтамасы аша кереп тавыш бирә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев