erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада азык-төлек тутырылган җыелмалар кемнәргә биреләчәк?

Безнең районда 5нче майдан соң тапшырылачак.

Үзеңне изоляцияләү чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанлыларга Бүген азык-төлек тутырылган җыелмаларны җибәрә башлаганнар. Ул “Ярдәм итик! Помощь рядом!” хәрәкәте кысаларында үтә. Андый күчтәнәчләрне барлыгы 55 мең гаилә алачак.

Безнең районнан да ул 871 кешегә тапшырылачак. 5нче майдан соң. Барлыгы 3478 җыелма. Чөнки ул һәр гаиләгә апрель ае өчен икәү, май ае өчен икәү булачак.

Беренче чиратта аны күп балалы, авыр хәлле гаиләләр алачак. Шулай ук үзеңне изоляцияләү чорында эшсез дә, хезмәт хаксыз да калган күп балалы үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр дә алачак.

– Безнең районда барлыгы 1200 шәхси эшмәкәр, 700дән артык үзмәшгуль бар. Шулар арасыннан 98 кешене сайлап алырга кирәк. Һәрберсенең гаилә хәлләрен аерым өйрәнеп, җентекләп сайладык. Күчтәнәчләр аеруча зур зыян күргәннәренә генә бирелә, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре