erid:2VtzquqpS7d
Арчада Гает намазы
Арча яңалыклары

Арчада Гает намазы

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Гает намазлары укылды.

Арчаның үзәк мәчетендә намазны район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин уздырды. Ул бәйрәм белән тәбрикләде. Тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итүен, әҗер-савапларын бирүен теләде. 

Намазда катнашкан мөселманнар Казан фаҗигасендә һәлак булучыларның рухына дога кылдылар, ата-аналарына Аллаһ сабырлык, яраланучыларга шифа бирүен сорадылар.

Бәйрәм намазында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Ураза Гаете мөбарәк, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, хөрмәтле райондашлар!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев