erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада икенче дулкынга юл куелмаска тиеш

Бүген районда коронавирус инфекцисе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмә узды.

 Соңгы вакытта дөньяда бу чир  таралуның икенче дулкыны күзәтелә . Авыручылар саны арта. Моңа бездә юл куймау өчен нәрсә эшләргә? 

Киңәшмәдә чыгыш ясаучы районның баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров,Роспотребнадзор,полиция вәкилләре чыгышлары шушы мәсьәләгә багышланган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасара Расул Мөхәррәмов белдергәнчә,  сәүдә нокталары,җәмәгать транспортында тиешле санитар  таләпләрне үтәмәү очраклары ешайган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киңәшмәне алып баручы район башлыгы вирус таралуны кисәтү максатында профилактик чараларны киңрәк кулланырга чакырды.

- Ләкин безнең максат штрафлар салу түгел, ә хезмәт коллективларында, мәгариф учреждениеләрендә, җәмәгать урыннарында саклык чараларын күрү, куелган таләпләрне райондашларыбызның аңлы рәвештә үтәүләренә ирешү булырга тиеш,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре