erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Илсур Шәйхетдиновны искә алдылар

«Казан арты» тарих-этнография музеенда герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе булды.

Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча башкарган  фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнгән, олы исем – Социалистик Хезмәт Героена лаек булган шәхесләребез  белән бик нык горурланабыз.

Бүген музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә – бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды.

 Кичәдә Илсур Шәйхетдиновның тормыш иптәше Дания апа, килене Алима, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова, райондашыбыз, умартачы, Илсур Шәйхетдиновны якыннан белгән  Ядкәрь Мөхәммәдиев, “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, Хәлил Гайнетдинов катнашты. Арча педагогоия көллияте студентлары чарага үзләренең моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре белән ямь өстәделәр. Музей хезмәткәрләре Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” китабыннан өзекләр тәкъдим иттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыннан да, героебыз Илсур Шәйхетдинов  турында бик күп мәгълүмат белдек, истәлекләр тупладык. Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый.

Гөлүсә Хаҗиева,

“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X