Арчада җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Ветераннар да чакырылган иде.
Бүген Арча мәдәният йортында җирле үзидарәләр көнен билгеләп үттеләр. Анда җирле үзидарәләр башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде.
Фойеда районның барлык җирле үзидарәләре тарихын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган. Музей хезмәткәрләре кунакларны шуның белән таныштырдылар, бөтенесе бергә фотога төштеләр, ветераннарга фоторәсемнәрне ясап бүләк тә иттеләр.
Бәйрәм кичәсе тамаша залында дәвам итте. Район башлы Илшат Нуриев барлык җирле үзидарә хезмәткәрләрен котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Соңыннан кунакларга спектакль тәкъдим ителде.
Бу хакта тулырак газетабызның җомга санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев