Арчада карантиндагы кешеләрнең өйдә торуларын контрольдә тоталар
Бүген редакция хезмәткәрләре полиция белән берлектә карантинда булган кешеләрнең өйдә торуларын тикшерүдә катнашты.
Билгеле булганча, чит илләрдә булган яки алар белән элемтәгә кергән кешеләр 14 көнлек карантинда булырга тиеш. Андыйлар безнең Арчада да бар. Башта 73 кеше иде, хәзер 37 гә калган. Аларның карантин режимын саклауларын даими тикшереп торалар. Полиция хезмәткәрләре белән бергә бүген без дә мондый рейдта катнаштык. Без барган кеше Арчада үз йорты белән яши. Ул өйдә булып чыкты. Полиция хезмәткәре аңа шалтыратып, тәрәзәдән күренүен таләп итте. Мондый тикшерүләр алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев