erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада һәм Чулпанда юл сызыклары төзәтелде

Кичә генә Западный бистәсенә борылган чатта юл сызыгы дөрес ясалмаган дип язган идек.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-yul-syzygy-yalgysh-eshlngn

Бу язмага ВК төркемебездә үз фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Шуларның берсендә мондый урынсыз тоташ сызык Чулпан авылындагы кибет каршына ясалуы да әйтелгән иде. Без моны да Главтатдортранс дәүләт казна учреждениесе әйдәп баручы белгече Алмаз Шәфигуллинга хәбәр иттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дөресен генә әйткәндә, бу оешма шулай тиз генә хаталарны төзәттерер дип уйламаган идек . Без бит дәүләт учреждениеләрендә бюрократия аппаратының бик акрын кыймылдавына күнеккән инде. Закон буенча да моңа бер ай каралган бит. Ә монда бер тәүлек тулыр-тулмас эшне эшләп тә куйдылар һәм безгә бу турыда хәбәр итәргә дә онытмадылар. Рәхмәт, Алмаз Фәргатович. Әллә оешмагыз шундый шәп, әллә үзегез. Ничек булса да афәрин дип әйтергә генә кала! Киләчәктә дә шулай халык гозеренә ихтибарлы булырсыз дигән өметтә калабыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X