Арчада парад буламы? 9 Майда мәңгелек утка чәчәкләр куярга ярыймы?
Үзеңне изоляцияләү чорында чаралар үткәрү тыела
Үзеңне изоляцияләү чорында чаралар үткәрү тыела. Әмма якында гына 9 май – Җиңү көне. “Мәңгелек ут”ка һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салырга ярыймы? Арча муниципаль районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру буенча Оператив штаб утырышында бу хакта да сүз барды.
- Вакыт араларын калдырып (5әр минут), 2 метр араны саклап, 20дән артык кеше булмыйча барып чәчәкләр, веноклар куярга була. Кую белән китеп тә барырга кирәк, – диделәр утырышта.
– Ә парад булмаячак. Җиңү көнен 3 сентябрьдә, тулысынча сугыш тәмамланган көнне билгеләп үтәчәкбез, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Казанда да Җиңү көне уңаеннан чаралар булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев