erid:2VtzquqpS7d
Арчада рухи-мәгърифәт үзәге ачылды
Арча яңалыклары

Арчада рухи-мәгърифәт үзәге ачылды

Хәерле сәгатьтә булсын

Бүген Арчада зур тантана булды - Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды. Дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Бүген Арчада Г. Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды. 
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

- Үзәкне ачу тантанасы бүген узса,  эшен ул күптән башлады. Рамазан аенда көн саен ифтар мәҗлесләре һтте. 27 бала Көръән өйрәнә, - диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Ул иганәчеләргә, ярдәм күрсәткән бар кешегә рәхмәтен белдерде.

Тулырак газетабызның киләсе санында.


Нет комментариев