Арчада тагын бер җитәкче алышынды
– Бик җаваплы хезмәт. Тырышырга туры килә.
Район финанс-бюджет палатасына яңа җитәкче килде. Таныш булыгыз – Светлана Петровна Галимова. Светлана Петровна Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаган. 1997 елдан бюджет өлкәсендә хисапчы булып эшли. Хезмәт юлын район мәгариф идарәсеннән башлый. 2000 елдан район финанс палатасына килә. Район башкарма комитетында икътисад бүлегендә эшли. 2013 елның декабреннән район финанс-бюджет палатасында баш хисапчы. Һәм хәзер ул биредә җитәкче.
– Бик җаваплы хезмәт. Тырышырга туры килә, – диде Светлана Петровна.
Уңышлар телибез Сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев