Арчада ярминкә гөрләде
Бүген Арчада зур ярминкә узды.
Иртәдән Җиңү паркы янындагы мәйдан гөрләп тора иде инде. Биредә традицион көзге ярминкәләрнең беренчесе узды. Җаның ни тели бар да бар монда. Көзге муллыктан күзләр камаша. Сатучыларның да алучыларның күңелләре шат. Берләре товарын урнаштыра алганга сөенсә,икенчеләре кибеттәгедән аз гына булса да очсызракка юнәтә алганына куана. Базарга бәйрәм рухы өстәм мәйданга моң-җыр тарала. Ерып чыккысыз халык! Сагынганнар арчалар мондый ярминкәләрне,рәхмәт оештыручыларга !
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев