erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче Хәнифә Абдуллинага 95 яшь тулды

Безнең әни алдан пенсионер, арттан пионер иде, ди кызлары Гөлнур белән Гөлфия.

Чөнки Хәнифә апа җәяү йөргән. Ашказанына операция ясаткач, ашый да, йоклый да алмаган. Беркөнне сыерлары кайтмаган боларның. Хәнифә апа эзләргә чыккан. Ул көнне йокы да тәмле булган. Менә шунда аңлаган ул җәяү йөрүнең файдасын. Һәм стадионда җәяү йөри башлаган. 80 яшендә чаңгыда да йөргән әле ул. Хәрәкәтнең файдасын күргән. Сәүдәдә эшләгән. Ире Рәхимулла белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Арчада Тау асты урамында кызы Гөлнур белән яши.

Бүген Хәнифә апага 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Президент В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X