Арчада юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган
Исерекләр белән проблема.
– Ярты елга 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 4 кеше һәлак булып, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Исерекләр белән проблема. Быел исерек килеш руль артына утыручылар катнашында ике юл һәлакәте теркәлде, 1 кеше һәлак булып, 6 кеше зыян күрде. Берсе – бала. Балалар белән 3 юл һәлакәте булды, 4 бала тән җәрәхәте алды. Берсе җәяүле, – диде Ришат Хуҗин. – Балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар бар. Андыйларга “Тукта: Тормышың куркыныч астында!” дигән карточка төзелә, баланы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе исәпкә дә куя ала. Әти-әниләр көн дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен балаларының исләренә төшереп торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев