erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадагы фаҗига: "Бермәлне күземне нәрсәдер чакты дигән дә, хәле китеп күзләрен йомган..."

Урман аланнарында каен җиләге, тау итәкләрендә җир җиләкләре кызарышып пешкән көннәр. 17 июль көнне Арча районы Казиле авылында яшәүче Резедә Гыйләҗиева Балтачтан кунакка килгән әнисе, бертуган апасы белән бергә җир җиләге җыярга болынга төшә. ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина)

Җиләк җыярга ярата ул, һәр елны чиләк-чиләк җыеп кайта. Бу юлы да чиләген тиз генә тутыра, бермәлне күзен бал корты чагып ала. Сәгать ярымнан аңын югалта. Резедәгә 42 яшь була. Кече кызына 5 яшь, улы быел беренче сыйныфка укырга керергә җыена. 

— Резедә җиләкне утырып җыя торган иде. Чиләк тутырмыйча болыннан кайтмый, - дип сөйләде безгә Резедәнең күршесе, якын дусты Хатирә апа Габдрахманова, - Бермәлне күземне нәрсәдер чакты дигән дә, хәле китеп күзләрен йомган. Әнисе Резедәнең иренә шалтыраткан. Ул килгән арада, әнисе белән апасы Резедәне юл кырыена чаклы акрын гына култыклап алып чыкканнар, ире килеп җиткәч, Арча район хастаханәсенә алып киткәннәр. Аларны кабул иткән табиблар килеп җиткәндә үк инде Резедә үлгән булган дигәннәр. 

Яшь хатынның гомерен саклап калу өчен ахыргача көрәшә медиклар. Реанимация бүлегендә ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыргач кына, йөрәге эшләп киткән аның. Әмма аңына килә алмаган. Күзе бик яман шешкән. 7 көн ята биредә ул, барлык туганнары, якыннары аның өчен догаларын укый. 
Резедәнең әнисе табиблардан әллә ни өметле сүзләр ишетмәгәч, Казиле авылыннан мулланы чакыртып, ясин чыгарган. Корт чаккан күзе җан биргәч тә йомылмый Резедәнең...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамы http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kzemne-nrsder-chakty-dign  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх сенлем яшисе дэ яшисе иде бит эле

    2
    X