erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә

Бүген район хакимиятендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерлек чараларына багышланган киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина үткәрде.

- Сөекле Тукаебызның олы юбилеен лаеклы каршылау, бәйрәм чараларын тиешле югарылыкта үткәрү өчен барыбызга да бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк,- диде ул киңәшмәгә чакырылган социаль учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Юбилей чаралары апрель азагында шәһәребез үзәгендә Казаннан кайткән мөхтәрәм кунаклар катнашында ачык һавада узар дип планлаштырыла. 

Киңәшмәдә катнашучылар аны кызыклы һәм бай эчтәлекле итү турында фикер алыштылар. Монда яңгыраган тәкъдимнәр тормышка ашкан очракта, ул дөрестән дә күрелмәгән дәрәҗәдә искиткеч зур вакыйга булачак, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре