erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар WorldSkillsтан 3 нче урын алып кайтты

Бу уку йортының студентлары ел да уңышлар яулап кайта да, өмет-хыяллар белән тыйнак кына киләсесенә әзерләнә башлый. Әлбәттә, WorldSkills яулаган уңышлары аларга киләчәктә ярдәм итәчәгенә һич шик юк. Эшкә урнашуда да ярдәм итми калмас, билгеле, тик монда туплаган тәҗрибә аларга киләчәк тормышларына нигезнең бер өлеше булачак.

 

Быел да Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең 1нче номерлы филиалы студентлары Рәдиф Галиев һәм Дамир Әсәдуллин WorldSkills чемпионатының региональ этабында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча 3 урынга лаек булган. Бу уңыш уку йорты коллективы өчен гайре табигый хәл түгел, чөнки алар инде өченче ел рәттән ярыштан уңышларсыз кайтканы юк. Югыйсә, ярышларга әзерләнер өчен ныклы база да юк, шулай да тырышкач була. Укытучылар ярышта катнашу өчен мөмкинлек тудырган, кирәкле кораллар алырга җай тапкан филиал мөдире Илдар Гайнетдиновка рәхмәтле.

“Ландшафт дизайны” юнәлеше буенча алдагы елны студентларны  Надежда Мөхәммәтҗанова әзерләгән иде. Быел әлеге һөнәр серләрен өйрәтергә һөнәргә өйрәтү остасы Фәһим Фәйзрахманов алынган. Хәер, ел да Фәһим абыйның студентларының кирпеч салу буенча уңыш яуламый калганы юк. 36 ел һөнәргә өйрәткән оста педагогның укучыларына бирер киңәшләре бихисап.

Чемпионатка ел саен студентлар әзерләүче буларак, ел да шартларның үзгәрә баруы турында әйтте ул. “Быел студентларга ярыш вакытында өч көн дәвамында 15 сәгать вакыт бирелде, ләкин алар вакытка сыешып, хезмәтләрен намус белән тырышып башкарып чыкты. Алар тырышмаса урын алып булмый, әлбәттә. Чөнки ярыш барышында укытучы булыша алу түгел, яннарына да килергә хокукы юк. Шундый зур ярышта 3 урын алу безнең өчен зур уңыш”, — дип ярыш барышы турында сөйләп китте. Егетләргә 5х5 мәйданлы урын бүлеп бирелгән. Шул участотагы ике “КамАЗ” ком, туфрак өстенә, мөһим кораллар кулланып, цементлы измә ярдәмендә урыннарын ямьләп, җирне үсемлек үсәр хәлгә китергәннәр. Егет кеше булсалар да, бирегә чәчәкне дә зәвык белән утырта белүе мөһим. Эретеп ябыштыручы булырга укыган егетләрнең ландшафт дизайны буенча белемнәрен чарлавы кызыктыргыч та әле.

Фәһим Фәйзрахманов Рәдифне ярдәмчем, дип атады. “Бар эшне башкара, техниканы да әйбәт белә, укудан соң эшли дә”, — ди. Рәдиф Галиев Алан егете. Әлеге уку йортында абыйсы да укыган икән, алай гына да түгел, абыйсы да уку дәверендә чемпионатта катнашып, 3нче урын яулаган булган. “Уңышка ирешү өчен күп эшләргә, шөгыльләнергә, оста белән бер-береңне аңларга, аның киңәшләрен тыңларга кирәк”, — ди ул.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнисенең төзүче һөнәренә укырга юнәлеш бирүен һәм аны тыңлавын Божа егете Дамир Әсәдуллин тормышындагы уңышлы адымнарының берсе дип уйлый.

1нче филиалның мөдире Илдар Гайнетдинов тырыш егетләр үстергән әти-әниләргә һәм Фәһим Фәйзрахмановка ихластан рәхмәт әйтә. Уңышның башы юнәлеш бирүгә, теләккә бәйле шул.  

Егетләр киләчәген икесе дә төзүче һөнәрендә итеп күрә. Хыяллары, теләкләре тормышка ашсын. Ә аңарчы диплом алып, ил алдындагы хәрби бурычларын үтәп кайтасы бар. Уңышлар үзләренә!

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X